Аның хатыны һәм өч баласы калды.
49 яшьлек өлкән сержант Наил Хәлиуллин 8 апрельдә Украинага үз теләге белән китә. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов бөтен шәһәр исеменнән Наил Хәлиуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты, дип яза Kazan First интернет-басмасы.
Соңгы юлга озатуны Чаллы идарәсе һәм хәрби комиссариат үз өсләренә алды. 2 майда Наил Хәлиуллинны шәһәрнең «Яшьләр» зиратында җирләделәр, дип хәбәр итә Чаллының рәсми сайты. 49 яшьлек өлкән сержант белән хушлашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин килгән иделәр.