Украинадан Актанышка солдат “кайта”…

-- Лейла

Актаныш районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Сергей Мосолов 1989 елның 21 февралендә Мари Суыксу авылында дөньяга килгән. Әтисе – Александр, әнисе – Әлфирәнең 4нче баласы, төпчек уллары, дип яза “Актаныш” газетасы.

1996 елда 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә белем алу дәверендә физика, математика, мари теле буенча олимпиадаларда катнашып алдынгы урыннарны яулый. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлаган егет, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант исемендә укыту-танк ротасын җитәкли. 

2020 елда хәрби хезмәтне, капитан исемендә, контракт нигезендә дәвам итә,  танк взводын җитәкли. 

Сергей Мосолов белән хушлашу Суыксу җирлегендә узачак.

Бәйле