Рөстәм Нәбиевнең зур кайгы… [видео]

Блогер Рөстәм Нәбиевнең гаиләсендә олы кайгы: аның әтисе вафат булган. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. 

Рөстәм әтисе белән бик дус иде. Әтисенең хатыны Алина, Рөстәм бәхетсезлеккә тарыгач, Мәскәүдә дәваханәдә айлар буе аны карап торган. Ул аларга моның өчен нык рәхмәтле булды һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итте, әтисенең яңа гаиләсендә туган сеңлесе белән дә бик дус. Күптән түгел Рөстәм бакчасындагы йортны сүткәч, әтисе аны, яңа участокта корырга дип, алып кайтып киткән иде. 

— Әтием бүтән юк. Бу безнең соңгы очрашу иде. Гафу ит мине, әти! Күп нәрсә әйтелә алмыйча калды, — дип яза блогер.

Рөстәмнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Бу кайгылы көннәрдә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен! Илгиз әфәнденең урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Бәйле