Алла Пугачеваның якын дусты Александр Левенбук белдерүенчә, артистка Россиягә кайтырга ниятли.
Аның сүзләренә караганда, Израильдә ул якынча көзгә кадәр булачак. Ул билгеләп үткәнчә, Пугачева иленнән бөтенләй китәргә ниятләмәгән, монда ул – хөрмәтле һәм абруйлы кеше. “Ул сүзләрен җилгә ташламый, димәк, кайтачак”, – ди Левенбук.
Йолдыз ире белән кайтамы, әллә үзе генәме – аныкланмаган. Искәртеп узабыз, “Украинада махсус операция” башлангач, гаилә Израильгә китте. Артист гаиләсе белән бергә анда аена 1 миллион сумга вилла арендалый.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-06/alla-pugacheva-rusiyag-kayta-2796030
–
–

