Казанда “Үлемсез полк” узачак маршрут һәм вакыт билгеле

Чарада катнашучылар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Акция 15.00 сәгатьтә башлана.

“Үлемсез полк” колоннасы Карл Маркс, Лобачевский урамнарыннан, “Черек күл” паркы яныннан һәм Кремль урамы аша узачак. Акция Меңьеллык мәйданчыгында тәмамлана. Анда концерт булачак.

Соңга калучылар, Казан федераль университеты янында, Астрономическая һәм Нужин урамнарында колонна сафларына кушыла алачак.

10:00-16:00 сәгатьләрдә “Үлемсез полк” маршрутында транспорт хәрәкәте чикләнелә. Шуңа күрә юлыгызны алдан планлаштырып кую сорала.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81307/

Бәйле