Башкортстанда ике машина бәрелешкән: 5 кеше һәлак булган [фотолар]

-- Лейла

Башкортстанның Мишкә районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Уфа-Янаул юлында «Рено Сандеро» белән «Шкода Румстер» иномаркалары бәрелешкән. Авариядә биш кешенең гомере өзелгән, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Каты бәрелү нәтиҗәсендә «Рено» машинасы кюветка китә һәм яна башлый. Янгынны урынга килгән хезмәтләр сүндерә. Хәзерге вакытта авариянең бар нечкәлекләре өйрәнелә.

Бәйле