Ике республикада да рәсми танылу алган иң чагу йолдызларыбызның берсе — тормышта бакчачы да. Гап-гадие — түтәлгә үзе иелеп эшли торганы. Гүзәл Уразова анда ниләр үстерә икән?

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артитсты Гүзәл Уразованың тормышын социаль челтәрдәге видеолардан күреп була. Чираттагысы — бакчадан. Аны ире Илдар Хакимов төшерә.

«Бакча сезонын ачтык. Суганны утырттык, хәзер кишер утыртабыз. Монда әле эш…» — ди Гүзәл.

«Кәбестә утыртырга кирәк, кәбестә кыйммәтләнгән. Әйдә, быел карбыз утыртабыз», – ди Илдар.

«Кәбестәне карарга кирәк бит. Әллә карбыз утыртыйкмы? Виртуаль дуслар да «утыртыгыз, үсә» дип язды», – ди җырчы.

Җырчының социаль челтәрдәге дуслары карбыз утыртырга кушкан. «Җәй эссе булса бик яхшы үсә, курыкмыйча утыртыгыз», «Без ел саен утыртабыз», — дип комментарийлар калдырганнар.

Җәй ничек булыры шикле әлегә. Әмма бер капчык «әлшәйский» кәбестәсез калдырмабыз, борчылма, Илдар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-13/g-z-l-t-t-lg-tezl-n-2803454

Бәйле