Ике бертуган ятимнәрне сыендырган Маматкуловлар: «Әниләре…»

Казанда яшәүче Гөлназ  белән Руслан Маматкуловлар үзләренең ике баласы янына тагын ике ятимне сыендыра. Чит сабыйлар түгел – Гөлназның сеңлесенеке. Моннан ике ел элек әтиләре Рөстәм, бер ел элек әниләре Гөлшат, сабыйларын калдырып, мәңгелеккә күчкәч, алар ике дә уйламый балаларны үзләре ала.

Гөлшат белән Гөлназның яшь аермасы – бер ел. Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туалар. Гөлшат укытучылыкка укый. Шул елларда Рөстәм белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы Нурислам белән Айсылу туа. Бер-берләрен ярты сүздән аңлый торган булалар. Тик бәхетләренә күз тия. Матур гына яшәгәндә, Рөстәм авырып китә. Кинәт кенә температурасы күтәрелә. Берничә көн югары тора. Инде бар да узар, терелер дип көтсәләр дә, булмый. Рөстәм пневмониядән үлеп китә.

– Ирен югалаткач, Гөлшат үзен кулга алырга тырышты. Алар яшәгән йорт иске иде. Сеңлем, кредит рәсмиләштереп, йорт төзи башлады. Авыл мәктәбендә рус  теле дәресләрен укыта иде. Ике сабые хакына яшим дип яши иде. Тик гомере генә озын булмады. Бар ачы хәсрәтне йөрәгенә җыйган икән сеңлем, – ди Гөлназ. – Гөлшат өйдән урамга чыкканда йөрәген тоткан да егылган да үлгән. Үләренә бер көн кала языштык. Икенче көнне төш вакытында аның вафаты турында җиткерделәр.

Гөлшатны җирләргә кайтканда юлда  балалар язмышы хәл ителә…

– Туганымның балаларын ятим итмәгән өчен иремә рәхмәтле, – ди Гөлназ. –  Ул барысын да бер минутта хәл итте. Документлар җый, балалар безнеке була, диде. Минем әти-әни дә, кодагыйлар да олы яшьтә. Аларга бала карау җиңел булмас иде. Гөлназны җирләгәннән соң опека эшләренә керештек. Катлаулы процесс икән. Казан – Әлмәт арасын бик озак таптадык.

Быел Нурисламга – 8, Айсылуга 7 яшь тулачак. Аларны бер-берләреннән аермаганнар, икесе дә 1 нче сыйныфка укырга кергән. Укытучылар сабыйларны мактый. Маматкуловларның үзләренең дә ике уллары бар. Берсенә – 20, икенчесенә – 16 яшь. Алар да шушы ике сабый янында бөтерелә. «Шушы балаларны кеше итеп үстерә алсак иде, – ди Гөлназ. – Балалар безгә апа белән абый дип эндәшәләр. Сабыйларның, күктә булса да, үз әти-әниләре бар. Алар сөенеп ятсын өчен, игелекле, тәрбияле балалар итеп үстерәсе иде. Кечкенә иңнәрендә ятимлек ачысын күтәргән сабыйларга бар яратуымны бирергә тырышам. Аларга башка еларга язмасын!»

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81887/

Бәйле