- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлах) социаль челтәрләрдә 2 ел элек вафат булган кечкенә улын сагынып, үзәк өзгеч язма калдырган.
– 13 май – йөрәк саным. Улыбыз, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, табибтан: “Улым исәнме?” дип, сораган идем. Ә ул елмаеп: “Исән!” дип, җаваплаган иде. Аннары исә мин әтисенә: “Салаватыбыз туды! Син әти булдың!” дип, язуым әле бүгенгедәй хәтеремдә.

Улыма 2 яшь булыр иде, ә ул нибары 20 көн яшәп ахирәткә күчте. Салаватым белән күрешү сәгатьләрен янә көтеп яшим! Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә? – дип яза шагыйрә.