Сабыйларын җирли алмаганнар…

9 майда Әлшәй районында Чишмә — Кыргыз-Миякә трассасында «Фольксваген» белән «Форд Фокус» бәрелешкәннәр иде.

Ике машина да янып киткән. Авария урынында «Фольксваген» машина йөртүчесенең һәм пассажирының гомере өзелгән.

Икенче машинада Раевка авылыннан килгән гаилә – 33 яшьлек Артем Гыйләҗетдинов, аның 29 яшьлек хатыны Мәдинә һәм 10 яшьлек кызы Камилла булган. Барысы да бик нык имгәнгән. Аларны хастаханәгә алып китәләр, әмма, кызганычка каршы, табиблар тырышлыгына карамастан, сабый вафат була.

«Бу 9 Май иде. Мәдинә ире һәм кызы белән Шафранга юл тотканнар, анда туганнары каберләре – ел саен шунда баралар. Мәдинә авырлы. Бәхеткә, тикшерү баланың тәртиптә булуын күрсәткән. Алар икесе дә хәзер реанимациядә, хәлләре тотрыклы авыр. Икесенең дә сынулары күп. Кызыма 3 операция ясаганнар инде. Артемның аягы алты урыннан сынган. Дүшәмбе көнне Уфага күчерергә һәм операция ясарга – сөякләр үсеп китсен өчен тимер пластинкалар куярга тиешләр. Без аларның савыгуы өчен дога кылабыз», — дип сөйләгән Мәдинәнең әнисе Клара Әхмәдулла кызы.

Кечкенә Камилланы җирләгәннәр инде. Аның әти-әнисе кызларын соңгы юлга озата алмаган, чөнки үзләре реанимациядә гомерләре өчен көрәшә.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү үткәрелә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-14/sabyylaryn-irli-almagannar-2803775

Бәйле