Лилия Тимергалиева: «Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим»

-- Лейла

Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлах) социаль челтәрләрдә 2 ел элек вафат булган кечкенә улын сагынып, үзәк өзгеч язма калдырган.

— 13 май — йөрәк саным. Улыбыз, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, табибтан: «Улым исәнме?» дип, сораган идем. Ә ул елмаеп: «Исән!» дип, җаваплаган иде. Аннары исә мин әтисенә: «Салаватыбыз туды! Син әти булдың!» дип, язуым әле бүгенгедәй хәтеремдә.

Улыма 2 яшь булыр иде, ә ул нибары 20 көн яшәп ахирәткә күчте. Салаватым белән күрешү сәгатьләрен янә көтеп яшим! Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә? — дип яза шагыйрә.

Бәйле