Гүзәлем: «Зурдан кубып талашканыбыз юк»

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гүзәлем, җырчы:

— Безнең гаиләне социаль челтәрләр аша күзәтеп баручылар, болар беркайчан да талашмыйлар, дигән фикергә киләдер. Аллага шөкер, бу чыннан да шулай. Тормыш коруыбызга тугызынчы ел китте, әлегә кадәр зурдан кубып талашканыбыз юк. Миңа калса бу, беренче чиратта, тәрбиядән торадыр. Ирне ир итеп күрү, хатын-кызга хөрмәт белән карау кечкенәдән сеңеп килгән дип уйлыйм. Аннан соң, гаиләгә әти-әниләрнең артык кысылмавыннан да күп нәрсә тора. Безнең очракта ике як та мөнәсәбәтләребезгә кирәгеннән артык кермәде. Әйтик, «Кайчан бала алып кайтасыз инде?» дигән сорауны бер дә ишетмәдек алардан. Бу мәсьәләләр, беренче карашка, вак кебек тоеладыр, ләкин мөнәсәбәтләр шулардан җыела да инде. Тормыш иткәндә борчыган сорауны «янга» калдырмыйча, шундук уртага салып сөйләшү дә бик мөһим. Бу эчкә җыеп, соңыннан шартламас өчен шулай кирәк. Икең генә хәл итә торган проблемалар бар икән, аларны гаилә эченнән чыгармаска кирәк. Әти-әниләргә сөйләп, аларны борчу яклы түгел без. Салават та, мин дә яхшы яңалыклар белән генә уртаклашырга тырышабыз. Гомумән, гаилә тормышының ныклыгы бик күп нәрсәдән тора. Мин үзем психолог түгел, ләкин тормыш итүнең серләрен ниндидер эчке тоемлау белән сизәм.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81935/

Бәйле