Бүген «канлы» Ай сүзне уйлап кына әйткәннәрне ярата

Күпмегә бер була торган “канлы” тулган Ай көтелмәгән конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин.

Россия халкы бу язда бик гадәти булмаган Айны күрәчәк. Бүген, 16 майда, “канлы” тулган Ай көтелә. Безнең өчен тулган Ай якты һәм түгәрәк күренә. Мондый күренешне ай саен күзәтәбез. Әмма бу язда тулган Ай гадәти булмаячак. Астрологлар аны «канлы» дип атый. Эш шунда ки, Айның тулуы икенче астрономик күренеш — тулысынча Ай тотылу фонында булачак.

Айны өч сәгать ярым буена Җир күләгәсе ябып торачак. Ул күктән юкка чыкмый, бары тик кызыл төскә буялачак. Шул ук вакытта Җирдәге кешеләргә ул зуррак булып та күренәчәк әле.

Элек-электән ата-бабаларыбыз тулган Ай һәм Ай тотылу вакытында бик курыккан. Мондый чорда эмоциональ тотрыксызлык күзәтелә, аварияләр һәм һәлакәтләр ешая.

Бу гадәти булмаган тулган Ай дүшәмбегә туры килә, һәм бу беренче эш көне шактый авыр булып санала. Шуңа күрә сүзләрне сайлап кына сөйләргә, гамәлләрне җентекләп уйлап эшләргә, конфликтларны булдырмаска, үзең теләмәгән эшләрне башкармаска кирәк.

Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм бирмәгез. Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә дә киңәш ителми.

Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-05-16/b-gen-kanly-ay-s-zne-uylap-kyna-ytk-nn-rne-yarata-2805049

Бәйле