«Икенче тапкыр өйләндем, өченчесе кирәкми»

Көтелмәгән очрашулардан көтелмәгән әңгәмәләр туа. Ринас Әхмәтов белән дә шулай булды.

– Бәхетле булыр өчен ир кешегә ничә хатын кирәк?
– Өч белән дә, биш белән дә бәхетсез булырга мөмкин. Саннан тормыйдыр ул, кешедән тора. Бәхетең булса, беренчесе белән дә буладыр. Менә мин икенче тапкыр өйләндем, өченчесе кирәкми.

– Үзеңне кабул итмәгәннәрен тоеп алгач нишлисең?
– Каушыйсың. Вампир кебек энергияне суырып ала торган кешеләр була. Алар алдында ни җырлый, ни сөйли алмыйсың. Мин болай да җыр сүзләрен авырдан ятлыйм, ә мондый очракта ятлаган, яхшы белгән җырны башкарганда да буталып бетәргә мөмкинмен. Концерттан соң мәдәният йорты җитәкчесе белән шул темага сөйләшеп алабыз. “Чыннан да безнең авылда бер апа бар, ул килсә, артистлар “концерт авыр барды”, дип чыгалар ди”.

чыганак: https://vk.com/akcharlakgazeta?w=wall-170103807_7514

Бәйле