Украинада тагын Татарстан егете һәлак булган [видео]

-- Лейла

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Украинада һәлак булган кече сержант, ату ротасының снайперы Руслан Язданов белән хушлаштылар, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Матәм чарасында Әлмәт районы җитәкчелеге, мәрхүмнең якыннары һәм туганнары күпләп катнашкан.

Руслан бәләкәй чагыннан ук хәрби булырга хыялланган һәм моңа ныклап әзерләнгән. Хәрби хезмәт үткәндә үк ул «Батырлык өчен» медаль белән бүләкләнә. Контракт хезмәткә алынгач, аны Ульяновск шәһәренә җибәрәләр. Украинада исә, үзенең хәрби дусларын коткарып калу бәрабәренә, батырларча һәлак була.

Руслан Язданов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Әлеге бүләкне солдатның әнисенә тапшыралар. Русланга нибары 27 яшь булган…

Бәйле