Үзе белән ике баласы да бар.

«Без балалар белән өченче ай инде иремнән качып яшибез. Ул безне үтерү белән яный»: Уфада яшәүче бер ханым өйдә көч куллану турында белдерә һәм яклау сорый.

Анна һәм аның уллары мәҗбүри рәвештә өйдән чыгып китәләр. 11 ел дәвамында ул һәм аның балалары көч куллануга дучар булган. Анна соңга кадәр ире өстеннән гариза язуны кичектерә, чөнки ир үзе дә шушы өлкәдә эшли.

«Ул миңа, туганнарыма үтерү белән янады. Балаларны башка төбәккә алып китәчәген әйтте. Балаларымны беркайчан да күрә алмаудан курыктым», — ди ханым.

Гаиләдә көч куллану турында беренче булып Эмир сөйләгән. Ирнең гаиләсен куркытып тотуы турында мәктәп психологы баланың рәсеменнән белә.

«Балалар гаилә рәсемен төшерергә тиеш иде. Ә кемне күрәсе кими, төшермәсә дә була. Бала әнисен, энесен һәм йорт куянын, ә әтисен аерым төшергән. Малай аның белән яшәргә теләми», — ди психолог.

Бу хәл турында билгеле булгач, ире хатынын өйдән куып чыгара. Анна очраклы рәвештә генә балаларны алып кача ала. Хатын полициягә һәм Тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итә, аерылышуга гариза биргән.

Ир журналистлар белән аралашмый, барлык сораулар буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә куша.

Тикшерү барышында хатынның дәлилләре расланмаган.

Тикшерү дәвам итәчәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-05-17/3-ay-irenn-n-kachyp-yashi-2807802

Бәйле