Нинди витамин рактан саклый?

Галимнәр гап-гади һәм кыйммәт булмаган витаминның яман шешне булдырмауда мөһим роль уйнавын ачыклаган.  

Ул – Д витамины. Галимнәр тикшеренүләр үткәргән һәм “кояш витамины”ның яман шешләрдән саклау үзенчәлегенә ия булуын раслаган. Бу экваторга якын яшәүчеләрдә онкология авыруларының сирәгрәк булуын да аңлата.

Үткәрелгән тәҗрибә Д витамины кулланучыларда рак метастазалары булу ихтималлыгының 38 процентка кимүен күрсәткән. Шул ук вакытта аларда авыру барлыкка килү хәвефе 17 процентка кимегән.

Галимнәр кояш сирәк күренгән төбәкләрдә яшәүчеләргә Д витаминын куллануны аеруча киңәш итә.
Д витамины майлы балыкта, йомырка сарысында да күп.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-05-18/ber-vitamin-raktan-saklyy-2809268

Бәйле