30 ел балык тотучы Флера Шәймәрданова: «Миңа матур кием …»

Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче  Флера  апа Шәймәрданова көн дә балыкка йөри. Аны авылда «балыкчы килен» дип  йөртәләр. Ире  Раиф абыйга да үз чирен  йоктырган ул. Хатынының: «Әйдә, балыкка», – дигән сүзе җитә аңа. Көне буе бер балык эләкмәсә дә, исләре китми.

Без барганда да, Шәймәрдановларның тоткан балыкларын кыздырган чагы иде. Табышы  әллә ни зур  булмаса да,  ир белән хатынга төшке ашка җиткән.

– Су буена гел төшәсе килеп тора. Балыгына да кызыгып  түгел,  җанга рәхәтлек алу өчен. Хатын-кызның балыкка йөрүен гадәти хәл кебек кабул итәм. Утыз ел буе йөрим инде. Шунысы кызык: бер дә туйдырмый. Кемгәдер матур кием,  театр-концертка барып күңел ачу кирәк, ә миңа – балык. Мин фәкать кармакка гына тотам. Бер урында сәгатьләр буе тып-тын утыра алам. Сабырлыгым җитә. Ирем, бөтен балыкны тотып  бетерәсең бит инде, дип шаярта. Ул   бер урыннан икенчесенә йөреп тота. Кыш көне бәкедән дә тоткан бар. Тик  салкында илһамланып тотып булмый. Бер балык  эләкмәсә дә, вакыт әрәм булды, дип уфтанган юк, – ди 59 яшьлек  Флера ханым.

Эш күп дип торсаң, өйдән мәңге чыгып китеп булмый. Һәр авыл кешесенеке кебек  Шәймәрдановларның да эше җитәрлек. Мал-туарын да асрыйлар, тавык-чебешләре, үрдәкләре дә бар. Авыл халкы: «Сез ни арада барысына да җитешәсез  соң?» – дип аптырый икән. Иртүк  торып, бер  кат  өйдәгесен карыйлар да бергәләшеп су буена китәләр. Дөньяларын онытып, көн буе  кайтып кермәгән чаклары да булгалый. Мавыгудан бары  көннең бозылып китүе, яңгыр гына  аера.

Флера апа –  Югары Нәлем авылыныкы. Чаллыда яшәп, ике кыз тәрбияләгәннәр. Тик  кинәт кенә ире вафат булган. Раиф абый да тормыш иптәшен югалткан. Канатлары каерылган ике яр  бер-берсен табышып, 9 ел  матур гомер кичерәләр. Җәй җитсә – җиләккә, көзен гөмбәгә йөриләр. Балык инде, әйткәнемчә,  беренче урында. Кызлары, оныклары да  Флера апа кебек балык тотарга ярата икән.

«Авылларда инешләр сай бит хәзер. Балык бармы соң?» – дип сорыйм хуҗабикәдән.

– Бәртәс, алабуга, кәрәкә, кызыл канатлар… Эре балык юк инде. Минем өчен инешнең тирәнлеге мөһим түгел. Кечкенә вакытта абыйларга ияреп, күлмәк белән сөзеп, балык тота идем.  Тал чыбыгына каурыйдан калкавыч (Флера апаны тәләкә ди) куеп, кармак ясый  идек. Менә шул еллардан ук елга буена аерым мәхәббәт минем. Эресен тотар өчен Минзәлә елгасына барган идек. Унлап чуртан эләкте. Берсе  дүрт кило иде. Ләкин алай еракка  барып булмый шул, – ди ул.

Гадәттә, балыкчылар төрле ырым-шырымнарга ышана. Тик Флера апа  моңа игътибар итми. Балык тынычлыкны ярата, шауласаң,  ул  су төбенә китәчәк.  Менә шуны яхшы  белә. Шуңа күрә иң хәерлесе – сөйләшмәү. Кемдер  җим урынына кукуруз, борчак, кибет җимен кулланса, Флера апа  суалчанга каптыра. Яңгырдан соң шәп чиртәләр икән. Балыкны тоту – бер нәрсә, әмма  энәдән аеру авыр. «Ачуланмагыз инде мине, дип кармактан салдырам. Тотасы да килә, кызгандыра да», – ди балыкчы.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82166/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий