«Тәмуг газапларына тиң икән…»

Гөлназ Асаеваны нәрсә акылдан яздыра?

Гөлназ Асаева өйдәге эшләрдән туя башлаган. Җырчы өченче көн бала белән өйдә генә утыра икән, ире Вилдан эшли.

«Бу, чыннан да, тәмуг газаплары кебек. Көндәлек эшләр туйдырды. Мин биш минут саен идән, савыт-саба юарга, урын өстен алмаштырырга яратмыйм. Озак вакыт өйдә утыручы әниләр, кызлар, мин сезнең алда баш иям. Ничек сез өйдә шулай озак утырасыз, өйдәге эшләрне башкарасыз?! Акылдан яздыра бит ул», – ди җырчы сторисларда.

Җырчы тиздән үзенең кием брендын булдырачак. Бу да бик авыр бирелә. Бөтен командасы Уфада, үзе Казанда булгач, ул эш тә акрын бара.

«Иҗат өлкәсендә дә эшләргә кирәк. Бренд, бизнес, өйдәге эшләр, бала… Гастрольләр графигын төзеп бетерергә кирәк. Алар көздән башланачак.  Ничек өлгерергә?» – дип мөрәҗәгать итә  җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-19/t-mug-gazaplaryna-ti-ik-n-2809613

Бәйле