Әбиләре укол ясаганнан соң ике бала…

Санкт-Петербургта әбиләре укол ясаганнан соң ике бала үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. 

Әбиләре салкын тиеп авырган 4 һәм 7 яшьлек оныкларын укол кадап дәвалмакчы булган. Кич белән ул балаларга укол ясаган, ә төнлә аларның хәле начараеп киткән. Әби кеше медиклар чакырткан. Балаларның ашыгыч ярдәм машинасында хәлләре тагын да мөшкелләнгән: аларны көзән җыерган. Ике бала да ИВЛга тоташтырылган. Соңрак зыян күрүчеләрнең әтисе табиб-терапевт дипломы булган әнисенең балаларны дәваларга тырышуын әйткән. Хәзер полиция әлеге факт буенча тикшерү башлаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82392/

Бәйле