Җырчы, пародия остасы Данир Сабировның концерты вакытында сәхнәгә бер кызчык чыгып, боксчы булырга теләвен сөйләгән.
– Миңа кияүгә чыгарга иртә әле. Мин баштан бокс белән шөгыльләнәм, аннары инде кияү турында да уйларга була, — ди кызчык.
– Син кызлар белән сугышасыңмы соң? Әллә малайлар беләнме? — дип әйтә Данир Сабиров.
– Мине кыерсытканнар белән! — ди кызчык.