Татарстанда автобус белән бәрелешеп 14 яшьлек мотоциклчы үлгән

Алабугада автобуска бәрелеп 14 яшьлек мотоциклчы үлгән. Юл һәлакәте кичә 15:00 сәгатьтә Отрадная һәм Тихой урамнары киселешендә урнашкан йорт янында булды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланды. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/82800/

Бәйле