Нигә Илсөя улы белән сөйләшми?

Моның сәбәбе бик җитди булып чыкты.

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге битенә елмаеп төшкән фотосын куйган. Ә янына: «Нинди матур яшел кыш!» – дип язган.

Аның сүзләрен күтәреп алганнар. «Мин әле дә бүрек киеп йөрим», – дип язган юморист Рамил Шәрәпов. «Малай әйтә: «Син нигә сөйләшмисең минем белән?» – ди. «Авызымны ачсам, җылым чыгып китә», – дип җавап биргән җырчы.

«Мин күптән «беззвучный»да», – дип дәвам иткән Шәрәпҗан образын уйлап тапкан артист.

«Вәт әйтеп куйдыгыз, җәй кайда адашып йөридер», «Бу җәй барыбер кыштан җылырак», «Әйтсәң, әйтеп куясың», «Элек тә салкын язлар булды инде ул. Балачакта мәктәптән кайткач, телогрейка киеп, бәбкә сакларга чыга идек бит», – дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-25/ils-ya-uly-bel-n-s-yl-shmi-ik-n-2816534

Бәйле