Айдар Фәтхетдиновтан шәп яңалык!

Салават абыйсының «клон»ы диләр иде… Охшашлыклары хак икән!

Тәүге гаиләсендә туган улы Ильяска 24 яшь инде Айдарның. Монысы белән абзыйсыннан уздырган. Ә кызлы булулары охшаш!

«Бүген минем иң куанычлы, иң шатлыклы көннәремнең берсе, дуслар. Шушы бәхетле көнемне сезнең белән дә бүлешәсем килә. Бүген минем кызым аваз салды дөньяга, Аллаһка шөкер. Мин бик бәхетле бүген. Сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетереп булмый. Бергә-бергә карап үстерергә насыйп булсын кызыбызны. Мең-мең рәхмәт, матурым, кызыбыз өчен. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә ярдәменнән ташламасын. Дөньяларыбыз тыныч булсын», – дип яза Айдар Фәтхетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Менә бит эш нидә!

Исегезгә төшерәбез, Айдар — Салават Фәтхетдиновның бертуган абыйсының улы. Аның төркемендә дә эшләде. Әле концертларда чыгыш ясый, яңа җырлар яздыра, кичәләр алып бара.

Айдарның гаиләсендәге шушы зур шатлыкка без дә кушылабыз, ихлас котлыйбыз. Яңа туган кызы яңа җырларга илһам бирер дип көтәбез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-25/aydar-f-thetdinovtan-sh-p-ya-alyk-2817225

Бәйле