Мөселман хатын-кызына тырнакларын һәм чәчен буярга ярыймы?

Тырнаклар һәрчак ару-пакь, матур булырга тиеш. Ислам дине тарафыннан рөхсәт ителү генә түгел, хуплана торган гамәлләр бу.

Тырнакны кырык көннән дә артыграк үстерергә ярамый. Тырнак буяуга килгәндә, исламда ул шулай ук тыелмый. Әмма тырнак буявы әллә кайдан «кычкырып» торырга тиеш түгел. Намаз укыр алдыннан, тәһарәт алганда тырнак буявын бетерергә кирәк. Ник дигәндә, ул су үткәрми. Димәк, тәһарәт алу да дөрес булмый дигән сүз. Күрем вакытында, бала тапканнан соң пакьләнеп бетмәгәндә хатын-кыз намаз укый алмый. Шуңа күрә бу чорда ул тырнагын буяп йөрсә, зыян юк.

Дин хатын-кызның чәч ясату, кистерүен тыймый. Әмма моның берничә шарты бар. Беренчедән, хатын-кызның бу гамәле ир-атка охшарга тырышуны хәтерләтмәскә тиеш. Ник дигәндә, дин капма-каршы җенес вәкилләренең бер-берсенә охшарга тырышуын тыя. Икенчедән, хатын-кызның чәче ир-атлар булмаган махсус урыннарда гына киселергә, ясалырга тиеш.
Хатын-кызга чәч буяу да рөхсәт ителә. Әмма бер искәрмә бар. Хатын-кызга чәчен чем-кара төскә буяту тыела. Шуңа күрә бу очракта ул башка төсмер, әйтик, кызгылт төс кергән кара буяу булырга тиеш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-05-25/m-selman-hatyn-kyzyna-tyrnaklaryn-m-ch-chen-buyarga-yaryymy-2816653

Бәйле