Өч ир-ат алтынчы сыйныф укучысын үтергәнче кыйнаган

Фаҗига 25 май көнне булган. 

Ульяновскидан 13 яшьлек малайның үлеменең сәбәбе билгеле булды, аны трамвайдан чыкккан өч ир-ат кыйнаган. Ул аңын югалтып, хастаханәгә барганда вафат була. Малайның йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булуы да мәгълүм.

Алтынчы сыйныф укучысы үзенең дуслары белән транспортта кайтканда кычкырып сөйләшкән һәм сүгенү сүзләре дә кыстырган. Бу трамвайда баручы ир-атларның ачуын китергән. Полициянең соңгы мәгълүматлары буенча, салонда булган бер генә кеше дә бу фактны расламаган.

Ир-атлар яшүсмер чыккан тукталышта чыгып, аны кыйнаганнар.

Хәзер «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта низагка кергән кешеләрнең шәхесләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/83008/

Бәйле