Җәвит Зөлфиясенә нинди бүләк әзерли?

 Гади генә бүләк булмаган бу. Хәер, кайберәүләр моны бүләккә дә исәпләми. 

Бүләк, чыннан да, гади түгел. Кайберәүләр аны бүләккә дә исәпләми. Икенчеләр, киресенчә, бик кирәкле, диләр. 

Бу көннәрдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты теплица ясау белән мәшгуль.  «Зөлфүшемның туган көненә миннән бүләк шушы. Теплица. Быел җәй әллә була, әллә юк! Ашыйсы килә!» – дип язган Җәвит Шакиров.

Ул видеода теплицаны җыеп бетерүе, хәзер эчендә түтәлләр ясавы, туфрак ташуы турында сөйли, бер арада Зөлфия Шакированың бакчада эшләргә яратуын һәм күпсанлы чәчәкләрен дә күрсәтә. Болай да яшь, матур Зөлфиябез мәңге картаймаячак икән!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-30/vit-z-lfiyasen-nindi-b-l-k-zerli-2821744

Бәйле