«6 яшьлек кызыбызны җирләдек»

ИлСаф күңендәге кичерешләре белән бүлеште.

Сәхнәдә күргәндә барысы да матур, барысы да бәхетле кебек бу артистлар. Ә тормышлары турында үзләреннән сорасаң, күзләргә яшьләр тула. ИлСаф — үзенә генә хас моң, җырлау стиле белән тамашачы күңелен яулады. Аның да тормыш юлы җиңел булмаган икән.

«Тамашачылар беләдер, минем беренче гаиләм бар иде. Миләүшә белән ике кызга гомер бирдек. Энҗебез үзе гаилә корды инде, оныгыбыз бар, тик менә Айгөлебезнең гомере бик кыска булды. Балакаем 6 яшендә яман шеш белән авырды. Мәктәпкә 1 сентябрьгә генә барды, аннан соң йөрмәде. Чит ил табибларына да ярдәм сорап бардык, әмма афәт белән берничек тә көрәшеп булмады. Ел ярым интеккәннән соң вафат булды.
Авыр кайгы кичергәннән соң, арытаба яшәү өчен ике генә юл бар: беренчесе — төшенкелеккә бирелеп, эчүгә сабышу, икенчесе — үзеңдә көч табып, алга таба да яшәүне дәвам итү. Мин икенческе сайладым.
Тик, кызганычка каршы, кызыбызны югалтуыбызда бер-беребезне гаепләп, Миләүшә белән аерылыштык. Күпмедер вакыт аралар бөтенләй бозылып бетте. Хәзер аралашып яшибез, кулымнан килгәнчә аларга ярдәм итәм. Оныгыма сөенеп туя алмыйм. Онык туу зур бәхет икән ул!», — ди җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-29/6-yashlek-kyzybyzny-irl-dek-2821517

Бәйле