Ришат Фазлыйәхмәтовка язылучылары: «Бала хакы бар. Гарьлек»

-- Лейла

26 май «Татнефть» аренадагы концерт алдыннан Ришат Фазлыйәхмәтовны туп-туры судка алып киткәннәр иде. Көтелмәгән тоткарлау аерылышкан хатынының үче дип саный Ришат.

«Иреккә чыкканнан соң», ул инстаграмында тамашачыларыннан гафу сорады һәм аның белән булганнары өчен рәхмәтен белдерде. «Шушы авыр вакытта бар да аңлашыла: кемнәр минем белән», — дип белдерде ул. Чыннан да кемнең Ришат Фазлыйәхмәтовны яклаганы, кемнең гаепләгәне ачык күренә.

Комментарийларда берәүләр «Балага алимент түләмәгән ата — кеше исемен йөртергә лаек түгел», «Бала хакы бар. Гарьлек», «Ишеткәннәрдән соң хөрмәтем югалды. Шундый икейөзле», дип Ришатны сүксә, икенчеләр «Теща кысылган җирдә семья була алмый. Бирешмә Ришат», «Акча кирәк булса, ире белән торсын иде хатыны», «Барысы да яхшы булсын», дип аны яклап чыккан.

Бәйле