Һәлак булган Чаллы кешесе Украинада соңгы туган көнен каршы алган

-- Лейла

Украина махсус операциясендә Чаллыдан Василий Маковеев һәлак булган. Аның хатыны һәм өч баласы калган, дип яза Сhelny-biz.ru.

56 яшьлек Василий Маковеев үз теләге белән ирекле отрядка алына. Аларның төркеме Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан 21 апрельдә Украинага җибәрелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар.

Василий Маковеев Чаллыда бер төзелеш фирмасында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Урта-техник белем алган, 80нче елларда армиядә хезмәт иткән. Әйтергә кирәк, хәрби үзенең туган көнен Украинада 5 майда билгеләп үткән.

Бәйле