- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан синоптиклары июньнең беренче декадасында һава торышы климатик нормадан түбәнрәк булачагын хәбәр итә. Фаразлар буенча, алдагы 10 көндә уртача температура 15-16 градус җылы булачак.
2022 елның 1-10 июнендә һава температурасы климатик нормадан (Татарстан буенча норма +16,2˚, Казанда +16,7˚) 0,5 градуска түбәнрәк булыр, дип искәртә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Элегрәк бүген +25 градуска кадәр җылы булачагы турында хәбәр иткән идек.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/83528/