Июньнән нинди пособие күләме артачак?

Россия Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләве белән бәйле рәвештә 1 июньнән өч төрле пособие күләме дә артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә. 

Сигез яшьтән 19 яшькә кадәр тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр июньнән ай саен уртача 5,7дән 11,4 мең сумга кадәр акча ала башлаячак. Әлеге түләү пособие суммасына карап үзгәрә (50%, 75% яки 100%).

Шулай ук йөклелекнең башлангыч срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү артачак. Татарстан буенча пособиенең күләме аена 6,4 мең сумга кадәр җитәчәк.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, — дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин. — Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар язу соралмый».

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/83540/

Бәйле