Илмира Нәгыймова: “Ул кеше минем тормышымда бүтән юк!”

-- Лейла

Танылган җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә үз язылучылары арасында “сорау-җавап” сәхифәсе ясаган. Шунда Илмираның язылучылары аңа элеккеге ире Руслан Кираметдинов турында да сораулар биргәннәр.

– Гафу итегез! Инде бөтен җирем кайнап тора! Бу кешенең олы яшьтәге әбиләре – аның фанатлары шулкадәр негатив язалар – искиткеч! Юк! Әлеге кешенең минем тормышымда эзе дә юк! Ул минем балаларымның тормышында гына бар. Әле аларны да бик сирәк кенә үзенә ала. Алса да, социаль челтәрләрдә фото гына ясый. Имештер: “Карагыз, мин нинди “яхшы әти”… Әгәр дә балаларны үзеңә аласың икән, нәрсәгә дип һәрбер адымыңны күрсәтеп барырга?!

Сез күбесен белмисез! Мин балалар белән видео куймыйм. “Карагыз, мин нинди яхшы әни”, дип мактанмыйм.Беркемгә дә бернәрсә дә дәлилләп күрсәтәсем килми!

Аннары миңа Сочида булып кайтуым да җитте! Анда да күп яздылар. Имештер, үзе генә балаларсыз йөри… Күке диючеләр булды, – дип яза Илмира Нәгыймова.   

Бәйле