“41 яшемдә 8 нче баламны таптым”

Мөслим районы Мөслим авылында гомер ки­че­рүче Кинарскийлар ра­йонда ишле гаилә буларак дан то­­та. Өч ай элек аларда тагын бер шатлыклы вакыйга бул­ган: 8 нче сабыйлары дөнь­я­­га аваз салган. Башка пар­лар замана авырлыгына сылтап, бер-ике балага гомер бирергә дә куркып торганда, аларның сигезне алып кайтырга ничек йөрәге җитте икән? Зур һәм бәхетле гаи­лә серләре турында герой-ана Светлана Кинарскаядан сораштым.

“Туйда, 10 балабыз була, дигән иде”

Светлана — керәшен кы­зы, ире Феликс — мари. Икесе дә тумышлары белән шу­шы район кешеләре икән.

— Мин — Яңа Усы авылы­ныкы, — дип сөйләде Светлана. — Ирем 3 чакрым ераклыктагы Бикмәчтә ту­ган, ул кечкенә чакта Мөс­лимгә кү­чен­гәннәр. Феликс авылда яшәүче әбиләренә кунакка кай­та һәм егетләр белән җые­­лышып, безнең авылга клубка киләләр иде. Шунда танышып, гаилә кордык. Ул чак­та миңа — 19, аңа 21 яшь иде. Беренче баламны 20 яшь­­тә таптым. Башта Түбән Камада тулай торакта яшәдек, өйләнешкәндә ирем шунда эшли һәм читтән торып укый иде. Аннары Мөс­лимгә кайтып, ирем Яңа Усы урманчылыгында хезмәт куя башлады. Әмма алай да төп­лә­нә алмадык, Феликс, по­ли­­циягә (ул чакта милиция) эш­­кә урнашам, дигәч, җые­нып, Минзәләгә чыгып киттек. Шун­да өченче балабыз туды һәм болай йөреп булмас дип, кире Мөс­лимгә кай­тырга уйладык. Башта фа­тир ­ял­­лап тордык. Өч ба­ла белән ке­­ше почмагында яшәү авыр дип, өй төзергә бул­дык. Ел ярымда агач йорт салып чыктык. Яңа өйгә күч­кәнче, дүртенче балабыз туган иде. 4 йокы бүлмәсе бар, аш өе, кунак бүлмәләре зур, мунчабыз өйдә. Менә шулай үз оябызда күп итеп ба­ла­лар үстереп яшибез. Иң олы­­­сы  Эрнстка 21 яшь, күп­тән түгел армиядән кайт­ты. Аның ватан алдындагы бурычын үтәгәнен ут йотып көт­­­­тек. Шөкер, улыбыз яхшы хезмәт итте, ефрейтор исемен алып кайтты. Хәзер ул Чаллыда эш­ли. Икенче улыбыз Ранельд­ка 20 яшь, Әл­мәттәге медицина көллиятен тәмамлап, Казан медицина университетының беренче курсында белем ала. Кызыбыз Ангелинага 17 яшь, Минзәлә­дәге педагогика көл­­лиятен­дә укый. Калган ба­лаларыбыз әле яныбызда: Анжела — VIII, Радмир — VI, Снежана III сыйныфта белем ала. Мирославка 3 яшь, төп­чегебез Ра­дельгә 3 кенә ай. “Ничек ку­рыкмыйча алып кайтасыз?” — дип шаккаталар. Ходай эшедер, Ул бир­гән ­бе­­­­рен таптым. Әгәр ир-ат ба­­ла яратмаса, каршы булса, хатын-кыз болай күп­ләп бәби тапмас иде. Феликс — ба­ла җанлы, алар өчен үлеп тора. Туебызда шаярып кы­на: “10 ба­лабыз була”, — ди­гән иде, әл­лә шул чынга аша (кө­лә). Әмма 10 га ук тутырып булмас, мөгаен, боларын исән-сау үстерер­гә язсын. 8 нче баламны  41 яшем­дә таптым, монысын күтәрү авыррак булды. Яшь барган саен сәламәтлек тә яхшырмый бит. Хәер, бала карау ми­­­ңа бик тими, олыраклары бу­лыша. Туганнарыбыз арасында бу кадәр бала тудыручы юк. “Син барыбыз өчен дә табасың инде”, — дип кө­лешәләр.

“Меңәр пар себерке әзерләп сатабыз”

Гаилә башлыгы Феликс ур­­манчы булып хезмәт куя икән. “Иртә белән чыгып ки­тә, кич кайта, эше күп”, — ди­де Светлана. Кинарскийлар гаи­лә башлыгына салынып, аның хезмәт хакын гы­на кө­теп ятмый. Кышын урманнан “делянка” алып, утын әзер­ләп саталар, җәен исә мунча себеркесе бәй­ләп, акча эш­­лиләр.

— Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәбез, — ди­де күп балалы әни. — Мәк­тәптә дә: “Сезнеке­ләр бөтен эшне белә, кулларыннан ки­лә”, — дип мактыйлар. Нинди эшкә тотынсалар да, югалып калмыйлар. Себерке бәйләү дә ансат түгел, аны җиренә җиткереп эш­либез. Имән, ка­ен себеркесе әзерлибез, ара­сына мәт­­рүшкә, юкә чә­чәге, әрем, башка үлән­нәр кыстырабыз. Даими клиентларыбыз бар, берьюлы йөзәр пар алучылар да булгалый. Бер сезонга ме­ңәр пар әзер­лә­гән чаклар да, аннан күбрәк тә була. Бу эш­­не, нигездә, ба­­лалар баш­­­кара, алар тырыша. Баш­­­ка ел­ларны бер себеркене 50 сумга сата идек, бы­ел 60 сум куйдык. Балаларны ашатасы, киендерәсе бар, читтә укучыларына да чыгымнар шактый. Утын, се­бер­ке сату тормышны алып барырга, көн күрергә ярдәм итә. Кыш көне дә, җәен дә эшебез бар, тик тормыйбыз. Хәзер ма­лайлар утын яра, кыз­лар өеп тора. Алган “делянка”да агачын кисеп, урынын да җы­еш­тырырга кирәк, ул да — зур хезмәт. Күп балалы гаи­лә булсак та, хөкү­мәттән ар­тык ярдәм юк. Тиеш­ле пособиеләр алсак та, алар ти­ен генә. Дөресен бел­­мә­гән ке­ше­ләр: “Сиңа дәү­ләт акча күп түли, шуңа та­басыңдыр”, — дип әйткә­ли. Андыйларга: “Сез дә табыгыз да, ярдәм алып карагыз әле”, — дип кө­ләм.

Ишле гаилә бала тәрбия­ләүдә хезмәттән тыш тагын нинди чаралар кулланыла икән? Әңгәмәдәшемнән шул хакта сораштым.

— Кирәк чакта кырыслык та күрсәтергә туры килә, ба­ла-чаганың башыннан гына сыйпап тору дөрес түгел, — ди­де әни кеше. — Балага кул күтәрергә ярамый, бераз кырыслык катыш тавыш, караш та җитә. Үземдә кырыслык бар димәс идем, ә әтиләренең бераз тавышын үзгәр­түе дә җитә. Балага теләсә нәр­сә әйтеп кычкыру кирәкми, аңлатып әйтү хәерлерәк. Гаиләдә балалар күп бул­са, алар эгоист булып үс­ми, юл куя бе­лә, бер-берсен  өйрә­тә, тәр­бияли. Үз­­ара дус-тату, киләчәктә бер-берсенә те­рәк булсыннар, дип үстерәбез. Бергә җыелышсак, без­дә бәйрәм. Күмәк­лә­шеп эшлибез, пешерәбез, соңыннан табын янына җы­е­лы­шабыз. Җәй кө­не бер­гә­ләп яшелчә үстерәбез, бакчабыз зур. Менә шу­лай үз хезмәте­без белән көн күрә­без. Ба­лаларыбыз ак­­чаның җи­ңел килмәвен аң­­лап, күреп үсә.

“Ана даны” медале алмадым”

8 бала тапса да, Светлананың “Ана даны” медале юк икән. “Социаль як­­лау бүлегенә кереп бе­леш­­­кән идем, анда кемдер үте­­неч кәгазе язарга тиеш, дип аңлаттылар. Миннән ге­нә тормавын бел­гәч, кайттым да киттем”, — диде әңгә­мәдәшем.

Светлана гозере буенча тү­гел, үземнең кызыксынуым белән “Ана даны” медален алу нечкәлекләрен бе­ле­шергә булдым. Мөслим районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова менә ни диде:

— “Ана даны” медале 5 ба­ла тапкан һәм матур ­гаи­лә булдырган әниләргә би­релә. Кинарскийлар — һәрь­як­лап үрнәк гаилә, Свет­лана ул исемне алуга күптән лаек. Әмма медальне алу өчен район хакимиятенең кадрлар бүлегенә килеп гариза язарга һәм тиешле до­ку­мент­ларны җыеп тапшырырга кирәк. Бу гаи­лә­нең  8 нче баласы туганнан соң, аларга барырга ният­ләгән идек, пан­демия сәбәп­ле ки­чек­­тер­дек. Баргач, бу мәсь­­әлә­не уртага салып сөй­­­лә­шер­без, Светланага барысын да аң­латырбыз. Битараф калмавыгыз өчен рәх­мәт.

Ишле Кинарскийлар гаиләсенә саулык-сәламәтлек, татулык, муллык, бәхет те­ләп калабыз. Батыр йөрәкле әти-әнигә балаларының иге­­­ле­ген күреп, шатланып яшәр­­гә насыйп булсын иде.

чыганак: https://im-tatar.ru/2021/06/864/

Бәйле