Украинада һәлак булган татарстанлы Вячеслав Казаков Батырлык ордены белән бүләкләнгән

-- Лейла

Татарстанның Питрәч районы Панковка авылында Россиянең Украинадагы махсус операциясе барышында һәлак булган майор Вячеслав Казаков истәлегенә мемориаль такта ачтылар, дип яза “Казанский репортер”.

14 мартта хәрби Казаковның вафат булуы билгеле була – әлеге дата исә мемориаль тактада мәңгегә язылып калачак. Моңарчы майорның һәлак булуы турында хәбәр ителмәде. Үлү сәбәпләре дә әйтелми.

Мемориаль такта Вячеслав Казаков укыган мәктәп буена урнаштырылган. Ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева катнашкан.

– Украинадагы махсус операция вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз Вячеслав Казаковны искә алабыз. Аның батырлыгы мәңгегә йөрәкләрдә сакланып калыр, – дип билгеләп үткән ул.

Үлгәннән соң Вячеслав Казаков Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләкне исә хәрбинең тол хатыны Алена Казаковага тапшыралар.

Бәйле