Әбҗәлил районында коточкыч фаҗига булган.
Әбҗәлил районында Яңа ел алдыннан Магнитогорскида яшәүче 27 яшьлек ир үзенең әтисен үтерә һәм мәетне базга яшерә. Тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерүне тәмамлады, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Узган елның 30 декабрендә ул 61 яшьлек әтисе белән хәмер эчкән. Мәҗлес барышында соңгысы аны ташлап киткән хатыны турында начар сүзләр сөйли башлый. Улы әнисен яклый һәм ирләр арасында конфликт килеп чыга.
Ызгыш нәтиҗәсендә җинаятьче әтисен аяк киеме шнуры белән буып үтергән, шуннан соң йокларга яткан. Иртән ул торактан чыгып китә, ә өч тәүлек үткәч, әйләнеп кайта, мәетне өй базына яшерә, җир белән күмеп, ишекне ачкычка яба. Зыян күрүче берүзе генә яшәгәнлектән, кешеләр белән бик аралашмаганлыктан, озак вакыт аны исәпкә алучы булмый. Апрель урталарында гаепләнүче исерек хәлдә туганына әтисен үтерүе турында әйтә. Хатын полициягә хәбәр итә.
Егет гаебен таныган һәм мәетнең урынын күрсәткән. Хәзер җинаять эше судта карала.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-03/tisene-g-d-se-bazda-2828327