Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер гаилә традицияләре булган. Өйләнешкән көннәрендә хатын ел саен зур булмаган түгәрәк икмәк сала икән.

Иртән алар шул икмәкне икегә бүлеп, май ягып, чәй эчкәннәр. Хатын ирен бик хөрмәт иткән, яраткан. Шуңа һәрвакыт аңа икмәкнең өске өлешен биргән.
Еллар үткән, балалар үскән, үз тормышларын корган. Ир белән хатын өйләрендә икәү генә яшәп калган.
Бергә яшәүләренә утыз ел тулган көнне хатын гадәттәгечә икмәк салган. Аны урталай бүлгәндә башына бер уй килгән. “Гомердә бер тапкыр булса да икмәкнең өске өлешен ашарга хакым бардыр бит минем? Мин әйбәт хатын булдым, лаеклы уллар үстердем, 30 елга бер тапкыр үзем теләгәнчә ашыйм әле”, — дип уйлаган ул һәм икмәкнең аскы өлешенә май ягып, иренә биргән. Үзенә өске өлешен алып калган.
Бу хәлне күргән ире шатланып елмаеп җибәргән. “Кадерлем, рәхмәт сиңа! Ниһаять, миңа икмәкнең аскы өлешен бирдең! Мин бәләкәйдән икмәкнең астын яратам, тик, син дә аны яраткач, дәшмәдем”, — дигән.
Менә шулай, дуслар. Ничек уйлыйсыз, бу гаиләдә кем кемне ныграк яраткан? Сезнең гаиләләрдә хәлләр ничек?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-06-02/kem-kemne-nygrak-yarata-2826489

Бәйле