Гүзәл Уразова: “Бу юлы дәшми калмыйм!”

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә үзенең уйлаганнарын язып чыккан.

– 1 июнь, балалар яклау көнендә, балаларны түгел, үзебезне якларга туры килде. Бер газета минем исемне кулланып, үзенә пиар ясау теләге беләнме, мине пычратырга теләпме, статья бастырган. Имеш, татар эстрадасы “сплошной чүп”. Ә иң беренче чиратта, Гүзәл Уразова оятсыз! Ике ноталы «Бәлеш» җырын оялмыйча җырлап йөри. Имеш, без аны “Банан” җырыннан алган. Гүзәл Уразова тутый кош…траляля…

Минем кебек җырчы аркасында башка яхшы җырчылар яхшы җырларын җырлый алмыйлар икән. Тагын нидә гаепләргә нәфесегез җитәр икән? Астан язып утыручы кеше, гафу итегез, исемегезне белмим! Изгелек, яхшылык сезгә кирәк түгел, шулаймы? Ничә мәчет төзелешенә ярдәм итүемне белмиләр бит алар! Сүз уңаеннан, 16 июнь “Уникс” концертлар залында мәчет төзелүгә өлеш кертә торган концерт була.

Пандемия башлангач үзебез дә эшсез калган көенә, авырлы идем, мохтаҗ гаиләләргә пакет-пакет ашамлык, кирәк-яраклар ташыдык, нигә язмадыгыз? Мин күптән түгел балалар йортында ике сабыйга әти-әни эзләп йөрдем, нигә язмыйсыз? Әйтимме нигә? Аның өчен сезгә гонорарны күп түләмиләр шул… Шуңа кеше исемен кулланып, аны пычратып, кеше ышандырып, статьяны интернетта 15000 артык кеше укыса, теге унбиш мең акчаны кесәгезгә тыгып кайтып китәсез инде.

Минем тел чарлап, каләм тирбәтеп утырырга вакытым юк. Казанга мин журналист булам дип килгән идем, укып чыкан булсам, язар идем сезгә бер статья. Рөстәм Нургалиевич әйткән «канатлы» сүзләргә әверелгән сүзләр искә төшә. “Матур сөйлисез, конечно, ну эшегезнең рәте юк бит”.

Кеше хурларга иң җиңеле. Үзегез берәр эш эшләп күрсәтегезче? Кеше тетрәндергеч, күңелгә үтеп керерлек, йотлыгып укып куя торган статьялар языгыз әле! Халык та игътибар биреп укыр иде. Безнең “сәнгать кухнясына” кереп, безнең “Бәлеш”не тәнкыйтьләргә вакытыгыз булмас. Шаян җыр икәне аерым ачык бит инде!

Мәрхүм Хәмдүнә апа шаян җырын җырлый торган иде: “Галигә барам әле”, дип. Ахырдан, “Галигә бармаска булдым бит әле мин, теге Торнасалихка барырмын инде” дип тә куя иде.

Шаян җыр да булсын, минем тирән мәгънәле җырларым да бихисап! 20 ел эчендә 300 якын җырым чыкты. Алар арасында акапелла, баян, оркестр, акустик инструментлар белән җырлар бар. Төрле стиль, халык җырлары, фольклор, этно, диско, рок, поп, r&b юнәлешлеләре дә бар. Без Кремльдә концерт бирдек, нигә язмадыгыз? Мин шушы хакта яңалык чыгарыйк әле дигәч, миннән 60 мең акча сорадылар. Бу ел – 20 еллык юбилей концертын шулай ук Кремльдә уздырачакбыз. Язмагыз! Җавап язмас идем дә, дәшми дигәч тә мине күпме «тешләргә» була?

Мин җырчы гына түгел, дүрт бала да үстерәм. Кеше тикшерергә вакытым юк. Ә сез, гафу итегез, кем буласыз? Чын исемегез кем? Әйдәгез күзгә-күз күрешәбез дә сөйләшәбез? Сүз уңаеннан, мин бу газетада эшләгән бер кешегә шул статьяның ссылкасын сорап язган идем, биш минуттан статьяны сайтларыннан алып аттылар. Пока шул… Дальше посмотрим, кем чыгар икән «окоптан», – дип яза популяр җырчы.

Бәйле