«Кул күтәрү минем канда юк»

Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов бүген ничек яши?

Татар эстрадасының яшь йолдызлары Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның гаиләсе таркалуы барыбызның да күз алдында булды диярлек. Илмира Русланның эчеп гауга куптарганын социаль челтәрләргә элгәннән соң «киселгән икмәкне ялгый алмады» алар. Ике балага гомер бүләк иткән бу парны тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Арада Илмирага мондый ир белән яшәмәү хәерлерәк икәнен җиткерүчеләр дә җитәрлек иде. Бүген Руслан бу хәлләр турында нәрсә сөйли соң?

«Төрле тузга язмаган әйберләр язса да, мин Илмираны кичердем. Нәрсә әйтим, кул күтәрү минем канда юк. Бугандыр минем дә эчкән вакытлар. Әмма атналар, еллар буе түгел бит инде. Бер кеше дә фәрештә түгел.
Вакыт үз эшен эшләр, иншә Аллаһ. Мин беләм, аңа да, миңа да бик авыр. Ул да шул сүзләрне халыкка чыгарганына кайгыра. Мин дә үземчә кайгырам. Шуңа күрә безгә комментарийлар язучыларга «тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, үзегезнең дә безнең хәлдә калуыгыз бар», дип әйтәсем килә», — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-06/kul-k-t-r-minem-kanda-yuk-2831742

Бәйле