Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга 1 июньнән индексацияләнгән түләүләрне күчерә башлады. Бүгенге көннән барлык пенсионерларга акчалар почта бүлекчәләре һәм банклар аша арттырылган күләмдә бирелә. Индексация автомат рәвештә эшләнә, Пенсия фондына түләүләр арттыру өчен шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Россия Пенсия фонды шул турыда хәбәр итте.

Россия Пенсия фонды Идарәсе рәисе урынбасары Сергей Чирков билгеләп үткәнчә, 1 июньнән Пенсия фонды түли торган барлык пенсияләр индексациягә эләгә. Мондый түләүләргә дәүләт тәэминаты буенча билгеләнгән иминият һәм социаль пенсияләр керә.

«Социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә торган түләүләр шулай ук индексация дәрәҗәсе буенча арта, – дип искәртте Чирков. – Бу – аерым уңышлар һәм казанышлар өчен өстәмә матди ярдәм, атом-төш коралы белән эшләгән кешеләрне социаль тәэмин итү».

Индексация 35 миллион эшләмәүче пенсионерның түләүләренә ясалды. Аларның пенсияләре уртача 1 760 сумга арткан. Арттырылганнан соң, эшләмәүче россиялеләргә уртача түләү күләме аена 19 360 сумга җиткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/83859/

Бәйле