“Ирем хыянәтемне гафу итте…”

Гаиләне саклап калу өчен мондый адымга бару дөресме?

Хыянәтнең ачылыгын якын кешесенең шундый кылыгын кичерүчеләр генә аңлыйдыр. Кемнәргә хыянәт итәләр? Хәтта психологлар да бу сорауга ачык кына җавап бирә алмый. Әйе, берәүләр тормыш юлдашының хыянәтен кичереп, гаиләсен саклап кала, икенчеләр исә бу адымга нәрсә этәргәнен аңлатып торуны да кирәк түгел, дип саный. Ничек кенә булмасын, якын кешеңнең хыянәте күңелгә уңалмас яралар сала һәм моны кичерсәң дә, ул яраның сызлавы гомер буе дәвам итүен билгели белгечләр.

Тик… Ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне ниндидер кысаларга гына салып билгеләп булмый. Һәрбер гаиләнең үзе генә бе­­лә торган авырлыклары, проблемалары була. Бе­рәү­ләр, аңа карамыйча, бергә яшәвен дәвам итә, икенчеләре таркала, ә өчен­челәре, бу авырлыкларны бергә җи­ңеп чыгып, мөнәсәбәтләрен үс­терү юлын сайлый.
“Иремә хыянәтне беркайчан да гафу итмәс идем, — дип башлады сүзен күптәнге танышым. — Ә менә үзем башка ир-егет белән бер елга якын очрашып йөрдем…”
Озак кына очрашып йөргәннән соң өйләнешә алар. Икесе дә югары белемле. Эльвираның гаилә­се гадирәк булса, Артур­ның әтисе бер компаниядә җитәкче урынбасары иде. Мондый гаиләләр, гадәт­тә, үз алларына зур максатлар куеп, югарыга күтәре­лә. Андый гаи­ләләр җитеш тормышта яши, балаларына да барлык мөмкин­лекләрне тудыра, чит илләрдә ял да итә. Кыскасы, тормышка яраклашкан, югары максатлы була. Эль­вира белән Артур да шулай матур итеп тормыш юлына аяк баса.
“Һәр гаиләдә булган кебек, бездә дә бервакыт кризис чоры башланды. Ул мине еш кына начар сүзләр белән мыскыл итә, санга сукмый иде. Кеше алдында матур гаилә булып күренәбез, ә менә өйдә чыдарлык түгел иде. Декрет ялына туктап, бала тугач, хәлләр тагын да начарланды. Ул эштән арып кайта, мин көн буе эшсез утырам, имеш. Ашарга ул яратканны пешермим, күлмәкләрен дөрес үтүкләмим, үзем юанай­дым… Җит­мәсә, ул мин тотынган акчаның һәр тиенен саный башлады… Балага күп әйбер кирәк. Билгеле инде, ул гына эшләгәч, артык акча юк иде. Хәтта кибеттә алган ярманы да ни өчен арзанлысын сайламавым өчен тавыш чыгара иде ул. Түзәрлегем калмагач, әйберлә­ремне җыйдым да, 2 яшьлек улым­ны алып, әти-әнием янына кайтып киттем.
Бәхеткә, әти-әни мине аңлап кабул итте. Нинди шартларда яшәвемне үзләре дә сизә иде инде. Берничә айдан улымны балалар бакчасына урнаштырдык. Әти миңа эш табып бирде. Алга китеп, шуны әйтәсем килә: шушы вакытта мине әти белән әни кабул итмәсә, тормышым бөтенләй башка төрле булыр иде. Артур минем гади гаиләдән булуым өчен еш кимсетә иде. Ул мине яклашыр кеше юк, дип уйлагандыр, бәлки. Юк, әти аның белән тавыш-гауга куптарып тормады. Әйберлә­ремне алырга минем белән барды да, Артур белән хушлашып чыгып китте. Һәм һәрвакыт кулыннан кил­гәнчә миңа ярдәм итте.
Шулай берничә ай үтеп китте. Инде тормыш та җайга салына баш­лаган кебек. Шул чорда бер ир-егет белән таныштым. Ул мине, чыннан да, бик бә­хетле итте. Мин үземне кирәкле, кадерле, яратыл­ган хатын итеп хис иттем. Шул ук вакытта аны ирем сыйфатында күз алдыма да китермәдем (минем өчен мөһим булган кайбер сыйфатлар аңа җитми иде).
Аны хатыны ташлап чыгып кит­кән булып чыкты. Баласы бар, аның белән аралашып яши. Вакыт узган саен ул миңа гына түгел, әти-әнигә дә якынлаша башлады. Улымны да яратты. Тик мин аңа кияүгә чыгу турында уйламый да идем. Дөресен генә әйткәндә, иремне тулысынча оныта алмадым.
Бу мөнәсәбәтләр ирем өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул минем һәрвакыт сабыр, түзем, көчсез, тыныч булуыма өйрәнгән. Аны ташлап китүемне авыр кабул итсә, икенче ир белән очрашуымны белгәч, бөтенләй шок хәленә килде. Шунда без яшәгән фатирның тупсасын таптый башлады. Көн саен килә, әллә ничә тапкыр шалтырата. Улыбыз өчен үрнәкле әтигә әверелде. Кайтуымны үте­неп, ни­ләр генә кылмады ул. Бик борчылды, газапланды.
Әти белән әни бу хәлгә бөтен­ләй кысылмадылар. Алар алдында да гафу үтенеп карады ирем, әмма алар миңа бернинди дә йогынты ясамады.
Вакыт уза торды. Инде иремә күңелдә булган ачу да бераз басыла төште. Аның каравы, улыбыз әти­сен бик сагынды. Икәү бергә уйныйлар да, кич Артурга кайтып китәргә вакыт җиткәч, “Әти, китмә”, дип, аякларыннан барып кочаклап ала иде. Һәрва­кыт әтисен сөйләде.
Бераздан ирем янына кире кайтырга булдым. Бу юлы инде иргә һәрвакыт яраган, аның сүзеннән чыкмаган, барлык нәрсә белән дә килешкән хатын түгел идем мин. Яңадан бергә яшәү турында сүз кузгаткач та, минем бу хыянәтне бер тапкыр булса да исемә төшер­сә, аннан бөтенләйгә китәчә­гемне әйттем. Минем нык үзгә­рүемне һәм шаярып сөйләшмә­вем­не ул да аң­лады. Ирем мине гафу итте.
Әлеге хәлләрдән соң 12 ел үтте. Шул арада тагын бер балага гомер бирдек. Иремнән бер начар сүз дә ишеткәнем юк, гаиләбез өчен өзелеп тора. Шул вакытта хыянәт итмәгән булсам, рәсми рәвештә аерылышкан булыр, яки эт белән мәче кебек яшәвебезне дәвам итәр идек. Әлеге хәлләр безне бер-бере­безнең кадерен белергә өй­рәтте. Гаилә өчен мәхәббәт кенә җитми икән шул”, — ди Эльвира.
Безне, мөселман кызларын, һаман да ирләрне өстен күрергә кирәк, дип тәрбиялиләр. Бу дөрес­тер дә. Әмма бүгенге ирләр элекке кебек түгел шул. Элек өйдә бала гына тәбияләгән, эшләмәгән хатын-кызлар гадәти күенеш булса, бүгенге көчле затлар безне дә үз тиңнәре итеп күрергә өйрәнгән. Ев­ропадан килгән тради­цияләр безнең җәмгыятьтә дә үз урынын алды. Әгәр дә ире белән тиңләшә алмаса, рәнҗетү очраклары да күп. Эльвираның сөй­ләгәннәре күпләрне уйга калдырыр. Хыянәт – начар, ә гаиләне саклап калу барыннан да өстен…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-05/irem-hyyan-temne-gafu-itte-2831522

Бәйле