12 яшьлек балага рульне кем биргән?

Кичә, 5 июньдә, кич белән бала катнашлыгында коточкыч авария булган.

ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, бу хәл Бүздәк районында булган. Бер авылга кергәндә мопедта 12 яшьлек малай, борылышка сыймыйча, юл читенә чыгып очкан. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Аны башта — урындагы дәваханәгә, аннан соң Уфада медицина учреждениесенә озаталар.

Мопедны үсмергә мал көткән өчен әтисе бүләк иткән икән. Авария вакытында балада шлем да булмаган. Хәзер малайның әтисенә административ җаваплылык яный.

чыганак: https://bash.news/news/178142-v-bashkirii-12-letniy-podrostok-razbilsya-na-mopede

Бәйле