Безне 3 көн ял көтә

-- Лейла

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында  алда озын яллар көтүен искәрттеләр.

12 нче июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне күчерелә. Шуңа бәйле рәвештә, 13 июнь, дүшәмбе, эшләми торган көн булачак.

Шулай итеп, 11, 12 һәм 13 июнь ял көннәре булачак.

Бәйле