Батарейга бәйләп, бензин сипкән…

Хатын көч-хәл белән үлемнән котылган.

Буздәк районында ир сөеклесен батарейга бәйләгән һәм аңа бензин сипкән. Җинаять эше материаллары Благовар районара суды сайтында басылып чыкты.

Суд мәгълүматларыннан күренгәнчә, ир белән хатын озак вакыт бергә булган, әмма ир еш спиртлы эчемлекләр кулланганга, хатын аның белән аерылышырга уйлаган һәм очрашулардан качарга тырышкан.

Бу көнне ир аның янына янә эчкән килеш килә һәм бәйләнә башлый. Тегесе арыдым дигән сылтау белән аны кире кага.

Ир сөеклесе хыянәт итә, дип уйлый һәм хатынны кыйнарга керешә. Аннары батарейга бәйли һәм, бензин сибеп, яный башлый. Хатын бик нык курка, ул дуслашырга һәм гаепләнүченең күршесен бергә эчәр өчен чакырырга тәкъдим итә. Ир риза була һәм танышына шалтырата…

Кыскасы, шул рәвешле хатынга үлемнән котылырга насыйп булган. Ирне шартлы рәвештә дүрт елга хөкем иткәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-06/batareyga-b-yl-p-benzin-sipk-n-2832743

Бәйле