«Минем дә әти буласым килә…»

«10 ел никахта яшәгәннән соң икенче хатын белән якынайдым…»

«Хатыным белән 10 ел яшибез. Барысы да яхшы кебек. Туйдан соң 2 ел үткәч, мин балалар турында сүз кузгаттым. Хатыным миңа каршы килде. Дөресрәге, әлегә моны кичектереп торуны өстен күрде ул. Соңрак та бу теманы берничә тапкыр кузгаттым, әмма хатыным ризалашмады. Хәзер инде бу теманы кузгатырга да куркам, чөнки хатыным мондый сөйләшүләрне кабул итми. Соңрак кайчан соң ул? Тагын 10 ел көтәргә кирәкме? Минем дә яшьтәшләрем кебек итәгемә бала утыртып сөясем килә бит.

Бер көнне эштә корпоратив булды. Билгеле инде, эчелде. Төнне коллегам белән үткәрдем, таң ата башлаганда гына өйгә кайттым. Әлеге хәл тиздән онытылыр һәм без элеккечә эшли башларбыз, дип уйлаган идем. Әмма бу хатын белән аралар көннән-көн якыная. Хәзер инде хатынымнан китәргә телим. Минемчә, ул моңа артык борчылмас та кебек. 10 ел бергә яшәдек инде, хисләр дә калмаган кебек… Мин дөрес эшлимме икән?» — дигән хат килде социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-08/minem-d-ti-bulasym-kil-2834820

Бәйле