Яңа гына бәби тапкан ана бала тудыру йорты тәрәзәсеннән егылып төшкән

Ставропольдә бала табу йорты тәрәзәсеннән бер хатын-кыз егылып төшкән. Хәзер әлеге факт буенча төбәк тикшерү комитеты тикшерү эшен башлады, дип хәбәр итә ведомствоның рәсми сайты.

7 июньдә хатын бала тудыру йортының өченче катыннан егылып төшә. Алдагы көнне ул сәламәт бала тапкан була. Егылу нәтиҗәсендә хатын исән кала һәм хастаханәгә озатыла.

Тикшерүчеләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый, шаһитлар сыйфатында хатынның палатадагы күршеләреннән сорау алалар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84161/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий