Лилия Тимергалиева: “Күз яше тама… Йөрәк сыкрый!”

-- Лейла

Шагыйрә, блогер Лилия Тимергалиева (Сәлах) ике ел элек яңа туган сабыен югалтты.

– 2нче июнь – авыр көн булды! Авылга кайттык. Әтисе белән улыбызның каберенә бардык. Бүген исә күңелем тыныч. Ике ел, ике көн кебек тә түгел, ә ике сәгать кебек узды. Яралар да яна, күз яшьләре дә сабырлыкны як-якка төртеп чыгалар… күз яшьләре тамалар… йөрәк сыкрый! Әмма яшәү дәвам итә. Ни өчен? Чөнки бу дөньядагы гомерне дөрес итеп яшәп бетереп, улыбыз янына бару, аның белән очрашу теләге зур. ИншаАлла, без тырышачакбыз, – дип яза Лилия Тимергалиева.

Бәйле