Гөлназ Асаеваның ире вакчыл икән

Хәтта «бигрәк вакчыл», ди ул Вилдан турында.

Менә бит, кияүнең тискәре яклары да бар икән!

Гөлназ Асаева ире Вилданның акча мәсьәләсендә бик вакчыл булуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Бу турыда сөйләмичә кала алмыйм. Хәзер генә кибеткә кергән идек. Динә һәр атна саен имезлеген югалта. Менә тагын яңаны алырга туры килде. Кассирша: «720 сум», – дигәч Вилдан бөтен кибеткә: «Йә, Аллам, атна саен ниндидер имезлек өчен 720 сум түлибез. Күпме югалтырга була аны», – дип сөрән салды. Бөтен халык көлә, оятка калдырды, валлаһи. Бигрәк вакчыл инде син, Вилдан», – дип көлгән яшь әни.

Борычлы-баллы имезлекне бер кабып төкерсә, аны кабат сатып аласы да булмас әле, аз гына түз, Вилдан!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-09/g-lnaz-asaeva-irene-vakchyl-buluyna-zarlana-2835302

Бәйле