«Килен мине «карт карга» дип атады…»

Әллә килен, әллә бианай гаепле?

«Аноним булсын. Килен белән бианай турында булыр сүзем.
Икенче улым өйләнгәнгә 4 ел була. Бергә укыган кызына өйләнде. Дүрт елда ун тапкыр аерылышып кавыштылар. Ике бәләкәй балалары бар. Икесе дә кызулар, бер-берсенә юл куймыйлар.

Соңгы талашканнарында мин дә кысылдым. Килен миңа нинди генә сүзләр әйтмәде! Хәтта «карт карга», «икейөзле» кебек сүзләр дә яңгырады. Ахырда бөтенләй «еракка җибәрде». Авыр сүзләр күп ишеттем. Ә үзе килен булып идән юганы да юк. Мин үзем — килен, үзем — бианай. Бөтен яктан бианама ярдәм итәм: акча да бирәм, ит, бәрәңге, йомырка. Пешекче булып эшләгәч, ипине дә, төрле чәй ризыкларын, туңдыргычтагы туңган ризыкларга кадәр салам. Мунчага килсәләр, йөгереп барып идәннәрен юам. Аннары малай белән килен мунчага китә. Бәйрәмнәргә, туган көннәренә һәрвакыт бүләк яисә акча бирәм.

Хәзер килен белән малай кабаттан бергә яши башладылар. Килен безгә килми, балаларны да җибәрми, мин гаепле булып калдым. Кодагый да кысылды, әмма ул — әйбәт. Ул һәрвакыт кызын котыртып тора. Мин киленгә балаларны карый алмагач, ата-ана хокукыннан мәхрүм иттерәчәгемне әйттем. Каты әйтелде шул…

Минем урында булсагыз, нишләр идегез? Минем гаеп кайда?» — дип язган бүген социаль челтәрләрдә бер хатын.
Аңа нинди киңәш бирер идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-09/kilen-mine-kart-karga-dip-atady-2835985

Бәйле