Украинада һәлак булган Олег Сорокинның әнисе: «Мин улым белән горурланам!»

-- Лейла

8 июньдә Мамадышта Олег Сорокин белән хушлашу тантанасы узды, анда республика җитәкчелеге вәкилләре, шәһәр халкы, туганнары һәм якыннары, иптәшләре, хезмәттәшләре, район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы катнашты, дип яза Мамадышның “Нократ” газетасы.

Олег Сорокин 1995 елның 16 гыйнварында Мамадышта туа. 2013 елда егет 2нче лицейны тәмамлый. Аннары Мәскәү югары хәрби команда училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, лейтенант исемен ала һәм Көнбатыш хәрби округка хәрби хезмәткә алына.

– Россия президенты указы белән Олег Сорокин «Батырлык ордены» белән бүләкләнде, кызганычка каршы, үлгәннән соң. Мамадыш шәһәре советының утырышында, без, бер урамга якташыбыз Олег Сорокин исемен бирү мәсьәләсе буенча фикер алышачакбыз, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.

Олег Сорокин башка офицер белән бергә чигенгәндә 200гә якын сугышчыны үз гәүдәсе белән каплаган, шуның белән аларның гомерләрен саклап калган.

Сорокин максатчан рәвештә хәрби һөнәр сайлый, төгәлрәге әтисе юлыннан китә. Олегның әтисе, Геннадий Сорокин, 30 ел Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, шул исәптән берничә ел Мамадыш хәрби комиссариатында да эшләгән.

– Мин Олегны тумыштан ук беләм. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Хәзерге вакытта шундый игелекле, намуслы, ышанычлы кешене табуы да бик авыр. Чыннан да, чын кеше, чын ир-ат иде ул. Олегны яхше беләм: хәрби бурычын намус белән үтәде ул. Башкача булдыра да алмас иде. 2нче лицей коллективы һәм укучылары исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Карагыз әле, бүген безнең белән күкләр дә елый бит… Тыныч йокла, Олег. Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың, – дип сөйләгән матәм чарасында педагог Елена Шигаева.

Офицерның әнисе Светлана Сорокина үз балаларын Украинага җибәргән барлык әниләр өчен дә шундый кирәкле сүзләр әйтә алды: «Мин улым белән горурланам!»

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий